Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарга мәгълүмат бирә: хәзер СТД-ПФР күчермәсендә кешенең 2019 елның 31 декабренә кадәр хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлары чагыла.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр хезмәт кенәгәсен алып бару форматын сайлаган гражданнарның, яисә 2020 ел дәвамында нинди дә булса кадрлар чаралары узган очракта, Дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар соратканда, 2020 елның 1 гыйнварына булган соңгы язма гына чагыла иде.
Хәзер исә өземтә яңартылды: анда 2019 елның 31 декабренә кадәр чорда хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат чагыла.
Таблицада ике графа бар: "Эш бирүче (атамасы, РПФда теркәү номеры) һәм "Эш чорлары".