Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, шәхси лицевой счетта стаж һәм хезмәт хакы турында мәгълүматларның тулылыгы һәм төгәлләеге булачак пенсиянең күләмен тәэмин итә .
Шәхси лицевой счетларда Пенсия фондында шәхси (персонификацияләнгән) учет системасында һәм иминиятләнгән затка пенсия хокуклары турында мәгълүмат туплана.
Шәхси лицевой счетта күрсәтелгән мәгълүматлар эш бирүчеләр һәм гражданнар РПФна тапшыра торган мәгълүматлар нигезендә формалаштырыла.
Шәхси индивидуаль счетта чагылдырылган формалашкан пенсия хокуклары турында түбәндәгечә белергә була:
— РПФсайтында "Гражданинның шәхси кабинетында" яисә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында;
— РПФ клиентлар хезмәте яисә КФҮ.