Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:

 

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү

4 февральдә 18 сәгатьтән 5 февральдә 18 сәгатькә кадәр.

 

             5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән көтелә:

 

- төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 метр һәм нанан да кимрәк, бозлавык;

 

- көндез кискен җил - 15-20 м/с (Казанда 15 м/с);

 

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:

Кар, һава температурасының уңай билгеләргә күтәрелүе нәтиҗәсендә юеш кар явуга бәйле рәвештә, бина түбәләреннән кар һәм боз катламы төшү аркасында мөлкәткә матди зыян килү куркынычы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International