2 февральдә М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте һәм мемориаль музей хезмәттәшлеге белән Муса Җәлил әсәрләрен укучылар конкурсы узды.
Конкурс гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узды һәм быел ике истәлекле датага - герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Конкурста 1-4 курс студентлары һәм 7 сыйныф укучылар катнашты.