ТР Министрлар кабинеты Аппараты каршындагы Татарстан Республикасының мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова эш сәфәре барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.
Әлбәттә, халыклар арасында дуслык, туган телләргә мәхәббәт нигезе балачактан салынырга тиеш, һәм бу эш күп милләтле булуы белән аерылып торучы Минзәлә районында планлы рәвештә алып барыла.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппараты каршындага Мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова. район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев 5 нче номеры "Таңкай" һәм 11 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчаларында булдылар.
ике балалар бакчасына да татар, рус, мари, чуаш, әзербәйҗан һәм башка милләт вәкилләре йөри. Бер яктан караганда, республикадагы ике дәүләт - рус һәм татар телләре югары дәрәҗәдә алып барыла, икенче яктан караганда, балаларда үз туган телләренә, халыкара аралашу теле булган инглиз теленә карата кызыксыну уяту буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
