Минзәлә мәчетенә йөрүче мөселманнар (башлыча биредә укучы шәкертләр) Яр чаллының Ак мәчетендә экскурсиядә булдылар.
Аларны имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков, Мөселманнар союзының район бүлекчәсе җитәкчесе, мөгаллимә Роза Фәхретдинова озатып йөрде.
Ак мәчет мәдәрәсәсендә Габдрахман хәзрәт Мозаффаров Минзәлә районы делегациясен шәкертләрнең биредә белем алу һәм яшәү шартлары, шулай ук мәдрәсә музее белән таныштырды. Кунаклар мәдрәсәнең спорт залында да булдылар.
Ак мәчет мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев үз чыгышында дини белемнең мөһимлеге, теләге һәм тиешле әзерлеге булган һәр мөселман өчен уку йортының ишекләре һәрчак ачык булуы турында искәртте.
Яр Чаллы, Мөслим,Актаныш, Чирмешән районнары, Ульяновск өлкәсеннән килгән шәкертләр белән аралашу да кызыклы булды.
Бергәләшеп намаз укып, төшке ашны ашаганнан соң мөселманнар өйгә кузгалдылар.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/musulmane-menzelinska-pobyvali-v-gostyakh-v-ak-mecheti