Минзәлә укучысы рус теле фәне буенча республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясады.

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бүген казанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасына йомгак ясадылар.3 нче урта мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы Лиза Кузнецова призерлар арасында (укытучы Гыйзәтуллина Т.В.). 

Җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да тормышта җиңүче булуыңны, яңа үрләр яулавыңны һәм туктап калмавыңны телибез. Һәр җиңү саен көчлерәк булырга!

Хөрмәтле Наталья Фәнүсовна һәм Дмитрий Александрович, шушы еллар эчендә балагызда эш сөючәнлек тәрбияләвегез, үз белемен күтәрүгә юнәлткәнегез, яңа нәтиҗәләргә ирешершә өндәгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, алга таба бала тәрбияләүдә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International