Көллият волонтерлары 1 курс студентлары арасында "Җиңү хаты" акциясен уздырды.
Бүгенге көндә коронавирус пандемиясе аркасында без ветераннарның өйләренә килеп, чәй табыны артында аралаша алмыйбыз. Әмма без аларга хатлар аша ярдәм итә алабыз. Җиңү волонтерлары илебез халкын акциягә кушылырга һәм рәхмәт сүзләре язарга чакыра. Ә активистлар төрле бистәләрдән, шәһәр һәм илләрдән аларны каһарманнарга илтер.