Яңа Мәлкән авылында якташлары, талантлы баянчы хөрмәтенә кичә уздырдылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга


Чираттагы чараларның берсе - «Тарт гармун күрекләрен!» кичәсе авыл халкында онытылмас тәэсир калдырды, - дип хәбәр итә Яңа Мәлкән авылы ветераны Зөһрә Фәәтахова.
Күп еллар мәдәният сарае каршында эшләүче "Мәлкәнәй" халык фольклор ансамбле солистлары Алсу Хаҗипова, Дмитрий Юзманов, Нәркизә Петрова, Рая Аухадиева, Гөлнара Вәлиева үз чыгышлары белән салкын гыйнвар кичендә җылы бирделәр. Кичә авылыбызның танылган гармунчысы Альберт Назаровның 70 еллыгына багышланды.
Ике сәгать дәвамында баян Альберт кулыннан төшмәде. Тамашачы грамун көйләрен тыңлап, көчле алкышларга күмде. Моңлы көйләр, үтемле шигырьләр, уен-көлке, башкорт, керәшен, татар җырлары бәйрәмне җанландырып торды. Тамашачы күңелле мизгелләр кичерде: җыр җырлады, яшьлекләрен сагында. Тамашачы авыл мәдәният сарае хезмәткәрләре Светлана Упаевага һәм Зөләйхә Гыйләҗевага, кичәне югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен рәхмәт әйтте.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-novomelkenskom-dome-kultury-proveli-vecher-v-chest-zemlyaka-talantlivogo-bayanista-alberta-nazarova

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International