25 гыйнварда Татарстан Росреестрында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңа программа иңдерү белән, быел ук бөтен ил буенча КФҮнең барлык офисларына күчемсез милекне экстерриториаль рәсмиләштерүгә гаризалар һәм документлар кабул итү буенча вәкаләтләрне тапшыру планлаштырыла, моңа кадәр андый мөмкинлек Кадастр палатларының кайберләрендә генә мөмкин иде.
-