Административ комиссия юл читләрендә кар өемнәре, бина һәм кибетләр янәшәсендә кар өю, бина түбәләрендә кар һәм боз катламнары булу-булмавын ачыклау өчен рейдлар уздыра. Шулай ук бина фасадларында килешенмәгән элмә такталар һәм реклама урнаштыру, тышкы реклама чараларының тиешенчә куелмавы да контрольдә тотыла.
Район хакимияте бина һәм оешмалар янәшәсендә тупланган карны чыгаруны, түбәләрне кар һәм боз катламыннан чистарту, боз сөңгеләреннән арындыруны оештыруны, реклама буенча барлык документацияне нормага тәңгәл китерү, кулланучылар почмагын тәртипкә китерүне үтенә. Сәүдә объектлары буенча рейдлар дәвам итәчәк.
Кышкы чорда оешмаларның беркетелгән һәм шәхси территорияләрен, күпфатирлы йортлар территорияләрен тиешенчә җыештырмаган өчен оешма-предприятие җитәкчеләре, бина хуҗалары җаваплы.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү кагыйдәләрен һәм тышкы реклама урнаштыру тәртибен бозган өчен вазыйфаи затларга 15 000 - 30 000 сумга кадәр административ штраф салу каралган.