27 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән түбәндәге һава торышы күзәтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- иртән һәм көндез көньяктан көчле җил - 16 м/с;
- юлларда көчле бозлавык.
Казан буенча:
Болытлы. Төнлә урыны белән аз гына кар, юеш кар. Көндез явым-төшемнәрсез диярлек. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан көняк-көнбатыштан - 7-12 м/с, көндез урыны белән кискен - 16 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -4..-6˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚. Юлларда көчле бозлавык.