Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә рус халкы традицияләренә багышланган чара уздырдылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

3 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Алешкина һәм педагог-китапханәче Эльвира Чигвинцева 2А сыйныфы укучылары өчен "Без Татарстанда яшибез. Рус халкы мдәнияты һәм йолалары" чарасын уздырдылар.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар циклы. Беренче чара татарлар традициясендә булса, икенче - рус халкы традициясендә. Алдагы чара республикада милләтләр саны буенча өченче урында булган чуашлар мәдәниятына һәм йолаларына багышланачак.

Эльвира Чигвинцева, педагог-китапханәче:

- Мәктәбебез күпмилләтле. Без барыбыз да төрле: төрле телләрдә сөйләшәбез, төрле җырлар җырлыйбыз, милли мәдәниятыбыз һәм традицияләребез дә төрле. Без үзебез яши торган җиребезне яратабыз, Татарстан барыбыз өчен дә Ватаныбыз булып тора. Безнең тарихыбыз бер һәм киләчәгебез дә бер булачак. Без кайсы милләттә, нинди диндә булуга карамастан, бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итәргә өрәнергә тиеш. Бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм илебездә милләтара килешүне сакларга өйрәнергә тиеш.

Чара чәй табыны артында дәвам итте.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-sosh-3-g-menzelinsk-proveli-meropriyatie-posvyashchennoe-traditsiyam-russkogo-naroda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International