Минзәлә районы игенчеләре алдында стратегик бурычлар куелды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген барлык муниципаль районнар белән район администрациясенең утырышлар залында видеоконференция реҗимында киңәйтелгән агрономик киңәшмә булып узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров алып барды.   Киңәшмәдә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов игенчелек буенча узган елга йомгак ясады һәм 2021 елга тактик стратегик бурычлар куйды.

Бу киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре, агрономнар катнаштылар. Айдар Салахов  киңәшмә ахырында хуҗалыкларга ким дигәндә һәр гектардан 40 ц. уңыш алып , товарлыклы  ашлыкны 30 центнерга җиткерергә дигән бурыч куйды. Айдар Фәслахович көзге культураларны сидераль парларга чәчәргә, бөртеклеләрне чәчкәндә катнаш комбинацияләрне башкара торган агрегатлар кулланырга кирәклегенә, туфракка сыек ашлама кертергә, яфрак аша тукландыруны ким дигәндә өч, ә иң яхшысы - дүрт  мәртәбә башкарырга, эретмә узелларына автоматик дозатор кулланырга, әче туфраклы җирләрне известларга кирәклегенә  һәм Кукмара районы игенчеләренең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклегенә басым ясады.  

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayony-igenchelre-aldynda-strategik-burychlar-kueldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International