23 гыйнварда уникаль "Төнге чаңгыда узышу - 2021" узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

50 гә кын минзәләле стартка чыкты. Бер карасаң, караңгы кич, эш сәгате артта калды, ял итәргә була. Әмма узышта катнашучылар фкеренчә, бу алар өчен чын ял. Менә шундый ләззәт:

18-40 яшьлек ир-егетләр - 3 км

18 яшьлек һәм аннан өлкән хатын-кызларга - 1,5 км 

профессионаллар (ир-егетләр) өчен - 5 км

41 яшьлек һәм алардан өлкән ир-егетләр өчен - 1,5 км.

Чаңгы бәйрәмендә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сәламләде. Сәламләү сүзләренә Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин да кушылды.

"Төнге чаңгы узышы - 2021" катнашучыларның барысы да истәлекле мактау кәгазьләре һәм медальләр белән, ә җиңүчеләр һәм призерлар акчалат призлар белән бүләкләнде.

Нәтиҗәләр ясалып, бүләкләр тапшырылганнан соң кайнар белен һәм пироглар белән кайнар чәй эчтеләр. Минзәләдә төнге чаңгы узышын уздыру идеясе авторы - иң тәҗрибәле тренер Владиленин Мильчаков.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International