Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәгълүмат бирә: 2021 елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр эшкә урнашучыларга хезмәт кенәгәсе турында мәгълүматлар кәгазь хезмәт кенәгәсе рәсмиләштермичә бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Агымдагы датага Минзәлә районының 5126 эшләүче гражданины хезмәт эшчәнлеген алып бару ысулы турында гариза тапшырганнар. Шулардан 529 кеше электрон вариант сайлаганнар. Калганнары эш бирүченең кәгазь хезмәт кенәгәсен сайлавын теләгәннәр.