Яңа Маҗын һәм Иске Маҗын авыл җирлекләрендә җыеннар узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны беркетү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру, авыл халкын гаилә һәм җирле бюджетка файда китерерлек эшкә җәлеп итү - Яңа Маҗын һәм Иске Маҗын авыл җирлекләрендә шундый максат куйдылар.

Минзәлә районы җирлекләрендә чираттагы җыеннар Яңа Маҗын һәм Иске Маҗын авыл җирлекләрендә узды.
Бу җирлекләрдә җыеннарны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. Камил Нәҗмиев җыенда катнашучыларны районда гамәлгә ашырыла торган федераль, республика программалары, перспективага проектлар белән таныштырды, район икътисадын ныгытырга ярдәм итүче факторлар турында сөйләде.
– Хуҗалык итүче объектларга. фермерлык хуҗалыкларына, аларда эшләүче эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә киләчәктә лаеклы пенсия алырга ярдәм итәрдәй хезмәт хакы түләнергә тиеш, - диде ул.

Ике җирлектә дә үз аякларында нык торучы фермерлар күп. Яңа Маҗын авыл җирлеге - фермерлык хуҗалыклары иң күп булган район җирлекләренең берсе. Биредә 10 КФХ ба. 150гә якын шәхси фермерлык хуҗалыгы бар. Авыл җирлеге башлыгы Иван Колбин узган елгы продукция җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, икътисадка керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Авыл җирлеге буенча уртача хезмәт хакы 19 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 80 нче елларда шәхси хуҗалыкларда терлекләр санының 1500 баш, ә бүгенге көндә нибары 150 баш булуына, яшьләрнең терлек асрарга теләмәвенә борчылуын белдерде.
Иске Маҗын авыл җирлегендә дә актив эшчәнлек алып баручы фермерлык хуҗалыклары бар. Җирлек башлыгы Эльверт Шәймәрданов фермерлар эшчәнлеге белән таныштырды, аларның авыл халкы мәшгульлегендә тоткан ролен искәртте.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-novomazinskom-i-staromazinskom-selskikh-poseleniyakh-proshli-skhody

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International