Әлфия Когогина: Яңа онкодиспансер Кама артының 1,2 млн халкына диагностика һәм дәвалану өчен киң мөмкинлекләр ача

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев катнашында Республика клиник онкологик диспансер филиалын ачу тантанасы узды.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина чараларда катнашты. 

"Минем бер мандатлы округта онкологик диспансер төзелеше озак еллар дәвамында өстенлекле мәсьәлә булып торды. Кызганычка каршы, Кама артында һәм тулаем алганда республика буенча авыручылар саны югары, Казандагы клиник онкодиспансер сыйдыра алмый, озын чиратлар җыела.  Бу проблеманы хәл итәргә Яр Чаллыдагы онкодиспансер филиалы ярдәмгә килде.

Яңа диспансер - күпсанлы халыкның эш нәтиҗәсе. Бу Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика сәламәтлек министрлыгы, медицина берләшмәсенең бердәм эше нәтиҗәсе, - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Гомуми смета бәясе 2,3 млрд сум тәшкил итте, шуларның 1,3 млрд сумы - федераль бюджеттан.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International