22 гыйнварда Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды.
Татарстан Россиянең дүрт пилот төбәгенең берсе булды, анда ел ахырына кадәр Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру буенча эксперимент гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасыннан тыш пилотка Премь крае, Краснодар өлкәсе һәм Иркутск өлкәсе керде.