Очрашуда район башлыгы Айдар Сәлахов һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев катнашты. Чараны район башлыгы Айдар Сәлахов алып барды.
Шәһәр җыенында төп доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев чыгыш ясады. Ул капиталь ремонт һәм иҗтимагый инфраструктура объектлары реконструкциясе, федераль һәм республика программалары бәрабәренә районда эшләнгән эшләр турында сөйләде.
Азат Хәмәевреспубликада эшләнгән эшләр турында бәян итте, пандемия нәтиҗәсендә сәнәгатьеомаларында проблемалар килеп чыгуын, бюджетка кертемнәрнең кимүен дә искәртте.
Шуңа да карамастан, республикада социаль юнәлеш сакланып калды. Республикада 170 тән артык милләр яши, узган ел ике полилингваль мәктәп ачылды, был шундый өч мәктәп төзеләчәк.
Тиздән халык исәбен алу башланачак. Азтат Кыям улы көзен Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачагы хакында да белдерде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/vstrecha-proshla-v-konstruktivnoy-obstanovke
