Әлфия Когогина: Мөһим дәүләт вазыйфаларын башкаручы кешеләр бары тик үз иле гражданнары гына була ала

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән Россия Президенты керткән закон проектлары Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Алар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хәрбиләр һәм башка категориядәге вазыйфалар өчен чит ил гражданлыгы булуга тыю кертәләр..

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина комментарий бирде: "Әлеге инициативаларда сүз мөһим дәүләт вазыйфалары хакында бара, аның иминлеге өчен эшләргә һәм үз киләчәген шуның белән генә бәйләргә тиеш".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International