Матвеевка һәм Николаевка авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шунысы төгәл анык, авыл җирлекләрендә бары тик күмәк эшләгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешергә була.

Минзәлә районы җирлекләрендәге чираттагы җыеннар Матвеевка һәм Николаевка авылларында узды.

Ике җирлектә дә җыеннарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.

Республика һәм район программалары белән таныштырып, Камил Нәҗмиев болай дип искәртте:

- Без шуны истән чыгармаска тиеш, һәрбер авыл җирлеге башлыгы җирлектә башкарыла торган барлык эшләрнең алгы сызыгында булырга тиеш. Шул ук вакытта җирлектәге һәрбер кеше үз өлешен керткәндә генә матур күрсәткечләргә ирешеп була.

Әйе, ике җирлектә дә башкарылган эшләр җитәрлек - район җитәкчелеге һәм депутат корпусы ярдәме белән, милли проектлар, федераль һәм республика программалары буенча башкарыла торган барлык гамәлләр җирле халык тормышына уңай тәэсир итә. Ике җирлек депутатлары - Эдуард Кузнецов һәм Александр Леванов, үз сайлаучылары белән тыгыз элемтәдә булып, әлеге җирлекләр тормышына да, тулаем район тормышына да позитив тәэсир итә.

Сорауларга килгәндә, Матвеевка авыл җирлегендә җыен актив формада барды - юлларны чистарту, чүп чыгару мәсьәләләре күтәрелде. авыл янында төлкеләр дә, кабаннар да еш очравын белдерде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-matveevskom-i-nikolaevskom-poseleniyakh-proshli-selskie-skhody

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International