Минзәлә елгасы яр буенда су коену бәкесен изгеләндерделәр

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнварда православие дине тарафдарлары Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Минзәләдә су коену өчен изгеләндерелгән бәке Минзәлә елгасы яры буенда ясалды. Коену бәкесен 7 сәгатьтә Никольский соборы иерее Роман Храмутичев изгеләндерде.

--Минзәлә районында коену урыннары өч урында - Яр буе, Рус Мөшегесе, Коноваловка авылларында оештырылды, - дип хәбәр итте Минзәлә район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев. - Чараны оештыру барлык таләпләрне үтәп башкарылды, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, хастаханә хезмәткәрләре постлары урнаштырылды. Барлык урыннарда да чәй эчү урыннары оештырылды.

 http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-naberezhnoy-menzeli-osvyatili-kupel

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International