Аю һәм Бикбау авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлеге җыеннарда район башлыгы Айдар Сәлахов катнашты, ул җыенда катнашучыларны район тормышы белән таныштырды.

Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов 2020 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Аю авыл җирлегендә сораулар булмады. Алмира Галиева авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә, "Август" компаниясе җитәкчелегенәрәхмәт белдерде. Ул яңа инвестор килү белән лаеклы хезмәт хакы, шулай ук премияләр ала башлауларын искәртте.

Бикбау авыл җирлегендә Люзия Мәрдәмшина халыкка 2020 елда эшләнгән эшләр турында сөйләде. Җирлек башлыгы авыл халкы өчен мөһим булган М-7 юлыннан Калморза авылы ягына сул якка борылыш шушы авылларга килүче халык тормышын куркыныч астына куюына борчуын белдерде. Җирлекнең генераль планын төзүне төгәлләргә кирәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/selskie-skhody-v-ayu-i-bikbulove

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International