Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы: күчемсез милеккә 65 меңнән артык документ кирәксез дип табылган

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Кадастр палатасы архивына күчемсез милеккә 65 402 ихтыяҗ булмаган документ кергән. Бу 2019 елның шушы чорына 22 % ка ким (84 287 документ).

Биредә сүз татарстанлыларның дәүләт кадастр учеты һәм хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән документларны Күпфункцияле үзәкләрдә "онытылып" калган документлар турында бара. Күчемсез милеккә тапшырылырга әзер документлар офисларда 30 календарь көн саклана.

Әлеге сроклар чыгуга, алар, кирәк булмаган документлар буларак Кадастр палатасы архивына сакланырга куела.

Әйтик, соңгы өч ел эчендә учреждение архивына күчемсез милеккә 210 мең документның төп нөсхәсе кергән.

Матбугат хезмәте - 8 950 326 92 02

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International