Минзәлә районында Качману бәйрәмен уздыру өчен 3 урын билгеләнде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнвар көнне православ дине тарафдарлары Качману (Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтәләр

 

 

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)  Минзәлә районында Качману бәйрәме көнне православлылар 3 урында изгеләндерелгән суга чума алачаклар.

Шәһәрлеләр өчен былтыргы кебек үк, быел да Минзәлә елгасының яңартылган яр буенда коену бәкесе ясалачак.

 

Традицион рәвештә елдагыча Рус Мөшегесе чишмәсендә дә чумып чыгу өчен су изгеләндерәләчәк.

 

Коноваловка авылында Николай Секунов тырышлыгы белән үзара салым акчасына яңартылган чишмәдә дә православ дине тарафдарлары өчен суга чумып чыгу мөмкинлеге тудыралачак.

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор ОРВИ белән авырган, температурасы һәм йөрәк авыруы булган кешеләргә бәкегә чумудан тыелып торырга киңәш бирде.

 

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-kachmanu-byrmen-tkr-chen-3-uryn-bilgelnde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International