Минзәләдә Казанның Гоький паркында куелган һәлак булган солдат һәйкәленең күчермәсен ясадылар

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Хәниф Гәрәев ел саен Яңа елга үз ишегалдында кардан төрле фигуралар ясау белән мәшгуль.

2020 елны озатып, Хәниф Гәрәев үз ишегалдын бизәүгә үзенчәлекле якын килергә булган. Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелүен истә тотып, үз ишегалдында солдат һәйкәле күчермәсен ясаган.

- Миндә 1973 елда әлеге һәйкәл янында төшкән фоторәсем саклана, - ди ул. - Шушы рәсем буенча әлеге кар композициясен ясадым.

 Моннан тыш җиңү хөрмәтенә монумент әзерләдем.

Ул Яңа ел символы - Үгез башын да ясаган.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sdelali-kopiyu-iz-snega-pamyatnika-pogibshemu-soldatu-v-parke-gorkogo-kazani

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International