28 декабрьдә Казан шәһәрендә ТР Һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар өчен Спартакиада нәтиҗәләрен чыгару тантанасы булды. Спартакиада үз эченә түбәндәге спорт төрләрен ала: чаңгы ярышлары, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, ГТО.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте 2020 ел Спартакиадасы призеры булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.