2021 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри маркировкалау җиңел сәнәгать товарларына: табигый яисә композицияле күннән эшләнгән кием-салым (эш киемнәрен кертеп); блузкалар, машина белән яисә кулдан бәйләнгән трикотаж блузоннар (хатын-кызлар яисә кызлар өчен); пальто, полупальто, плащ, курткалар (чаңгыда шуу өчен), ветровкалар, штормовкалар һәм ир-атлар яисә малайлар өчен шундый ук эшләнмәләр; урын-җир, ашханә әйберләре.