Бүген пенсияне исәпләү кагыйдәләрендә индивидуаль пенсия коэффициентлары дип аталучы исәпләүләр (эш өчен генә түгел) каралган.
Стажга иминиятләнмәгән чор буларак кертелгән социаль әһәмияткә ия булган кайбер чорлар өчен пенсия коэффициентлары исәпләнә. Әйтик, чакырылыш буенча армия хезмәтендә бер ел, беренче баланы тәрбияләгән өчен - 1,5 яшькә кадәр, 80 яшьлек пенсионерны караган өчен, I төркем инвалидны һәм инвалид баланы караган өчен 1,8 шәхси пенсия коэффициенты исәпләнә.