"Кадрлар резервы" Республика яшьләр проекты 2009 елдан бирле Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" РИҖ белән берлектә уздырыла.
«Кадрлар резервы» – дәвамлы үстерешле программа, ул Татарстан Республикасы яшьләренә хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара бәйләнешкә керергә ярдәм итә.
Ел саен Проектта Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16-30 яшьлек төрле социаль-демографик төркем вәкилләре катнаша.
14 декабрьдә "Кадрлар резервы" Республика проектының яңа XII сезонына катнашучыларны теркәү башланды. Гаризалар 17 гыйнварга кадәр кабул ителә.