Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын юбилее белән котлау

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мурадылова Гөлфая Газизҗан кызы 90яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гөлфая Газизҗаны кызы 1931 елның 7 гыйнварында Мөслим районы Тат.Бүләр авылында дөньяга килә. 7 сыйныф белем бар. 10 яшеннән өлкәннәр белән бергә эшли башлый. 1953 елда, 22 яшендә, Яр чаллыга механизаторлар курсына укырга керә. Юллама буенча Актаныш районы Усы авылына эләгә. Аннары аның тормыш иптәшен яхшы белгеч буларак Целиноградка (Астана) чирәм җирләрне күтәрергә җибәрәләр. Гөлфая советлар йортында җыештыручы, ире электрик булып эшли. 1978 елда Татарстанга - Лениногорск шәһәренә кайталар. Гөлфая Газизҗан кызы авиация комбинатында маляр булып эшли. Берничә елдан Яр Чаллыга күченәләр, кою заводында эшли.

Хәзер ул оныгы Эльвира гаиләсендә яши.

        Хөрмәтле Гөлфая Газизҗаны кызы!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль район башлыгы
                   А.Ф. Сәлахов

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International