Минзәләдә тыл хезмәтчәне Газизова Гыйльмесафа Миңнегәрәй кызын юбилее белән котладылар

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләдә гомер итүче тыл хезмәтчәне, тыл ветераны Газизова Гыйльмесафа Миңнегәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гыйльмесафа Мөслим районы Каенсаз авылында туган. 7 сыйныф белеме бар.  Сугыш чорында интернатта җыештыручы булып эшли. 1959 елда кияүгә чыга һәм гаиләләре белән Минзәлә районына күченәләр.

.Лаеклы ялга чыкканчы медпунктта санитарка була. Ветеранның күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Бүгенге көнгә әбинең 2 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

         Хөрмәтле Гыйльмесафа Миңнегәрәевна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
                         А.Ф. Сәлахов

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International