"Кыш Бабайның Яңа ел маҗаралары"

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел - иң шәп бәйрәм! Бүләкләр һәм сөенеч, могҗиза һәм тылсым бәйрәме! Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары М.Җәлил исемендәге паркта "Кыш Бабай һәм Кар Кызының Яңа ел маҗаралары" чарасын уздырды. Балалар бәйрәм тылсымын көтеп, матур костюмнардан килгәннәр. Аларның өметләре акланды. Балалар уйнадылар, бергәләп табышмаклар чиштеләр,  Кыш Бабай, Кар кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар, әкият геройлары белән биеделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International