Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мифтахова Саимә Ризатдин кызы 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Саимә Ризатдин кызы Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган. Сугыш чорында Казан шәһәрендә вертолет заводында токарь булып эшли. 1959 елда гаиләсе белән Минзәләгә кайтып төпләнә. Райпода кладовщик булып эшли, лаеклы ялга шуннан чыга.

Саимә Ризатдин кызының күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр. Аның 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар, хәлен белешеп торалар.

        Хөрмәтле Саимә Ризатдин кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгы нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф. якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов

 

 

 

Сегодня жительница Мензелинска, труженица тыла, ветеран труда Мифтахова Саима Ризатдиновна отмечает 95-летний юбилей 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International