Бүген, 4 гыйнварда, 13.00 сәгатьтә, М.Җәлил исемендәге паркта үзәк чыршы янәшәсендә "Юбилейный" спорт мәктәбе хезмәткәрләре "Кышкы уеннар" күңел ачу-спорт уеннары уздырдылар.
Балалар Олимпия факелы, чанада узышу, хоккейчылар кебек уеннарда бик теләп катнашты. Чара ахырында нәтиҗә ясалды. Һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырылды.



