Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Исаева Галина Никифоровна 95 яшен билгеләп үтә.
Галина Никифоровна Менделеевск районының Котельное авылында туган. Сугыш чорында колхозда төрле эшләр башкарган, урман чыгарган. 1958 елда гаиләсе белән Минзәләгә күченеп килгәч, тулай торакта эшләгән. Соңыннан шәһәр мунчасында эшләгән, лаеклы ялга да шуннан чыккан.
Тормыш иптәше белән ике ул үстергәннәр. Әбинең 5 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Уллары һәм оныклары ярдәм итеп торалар.
Хөрмәтле Галина Никифоровна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны, изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов