Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фролова Анна Васильевнаны 90 яшьлек юбилее.
Анна Васильевна Буа районы Степановка авылында туган. Кече яшеннән өлкәннәр белән бергә колхозда эшли. 1946-1949 елларда Буа ветеринария техникумында белем ала.

Юллама буенча Минзәлә районы Кадрәк авылында ветеринар итеп билгеләнә. 1959 еда гаиләсе белән Минзәләгә күченеп киләләр. Минзәлә ветеринария лечебницасында лаборатория мөдире, өлкән ветеринар булып эшли.

Анна Васильеваның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре һәм бүләкләре бар. Анна Васильевна социалистик ярыш алдынгысы, район Советы депутаты.

Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр, Аның 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
 

  Хөрмәтле Анна Васильевна !

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә
муниципаль район башлыгы                    А.Ф. Сәлахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International