Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сәлимова Рәсимә Асылгәрәй кызы юбилеен билгеләп үтә.
Рәсимә Асылгәрәй кызы Ворошилв районы Иске Мунча авылында дөньяга килә. 1939 елда Минзәләгә күченеп киләләр. Әтиләре үлгәннән соң, 15 яшендә колхозда йөк ташучы булып эшли. 1948 елда Молотов өлкәсенә китә, торф чыгара, бригадир була. 1951 елда, Минзәләгә кайткач, горторгта сатучы, аннары мөдир була. Горторгта гомуми стажы 35 ел. Лаеклы ялга чыкканчы 2 ел медицина училищесында кладовщик булып эшли.
Рәсимә Асылгәрәй кызының күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш юлдашы белән 58 ел гомер итәләр, өч ул үстерәләр. 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

      Хөрмәтле Рәсимә Асылгәрәевна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф. якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә
муниципаль район башлыгы                         А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International