Район авылара үзәкләштерелгән китапханә филиаллары 2020 елда да төрле проектларда һәм конкурсларда катнашуларын дәвам иттеләр.
ТР муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләрендә урнашкан китапханәләр һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр арасында уздырылган конкурста Минзәлә районы китапханәчеләре дә катнашты.
Резеда Ягафарова, района үзәкләштерелгән китапханә директоры:
- Әлеге конкурста Хуҗәмәт авыл китапханәчесе Гөлфинә Әминова җиңүче дип табылды. Ул "Татарстан Республикасы авыл җирлекләре китапханәләре арасында иң яхшы китапханәче" исеменә лаек булды. акчалата грант алды.
Шушы конкурста Кадряк авыл китапханәсе дә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул "Татарстан Республикасының иң яхшы китапханәсе" исеменә лаек булды һәм акчалата грант отты.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/gulfina-aminova-priznana-luchshim-selskim-bibliotekarem-2020-goda