Минзәлә районында ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

Минзәлә районы Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнҗан Гатауллинны 95 яше белән котладылар.

Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Айдар Сәлахов һәм авыл җирлеге башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Хәсәнҗан Гатауллин 1926 елның 1 гыйнварында Мөслим районы Исәнгол авылында туган. 1941 елда Минзәлә педагогия чилищесын тәмамлый һәм Урыс мәктәбенә укытучы һәм директор итеп билгеләнә. 1943 елда хәрби хезмәткә алына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International