Минзәлә районында чираттагы спорт мәйданчыгын ачтылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

"Авыл җирлекләренең комплекслы үсеше" программасы кысаларында Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада катнашучы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев авыл халкын бәйрәм белән котлап:

- Әлеге программага кереп, мөһим социаль объект алуыгыз белән котлыйм. Аны саклап тотуыгыз зарур, шул ук вакытта ул буш тормасын, кызыклы чаралар узсын, - диде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International