Коноваловка авылында Сумзиннар ясаган фигура-композиция иң матуры дип табылды

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бүген үткән Яңа елны каршылау бәйрәмендә Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова алдан игълан ителгән конкурсларның җиңүчеләрен атады.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Авыл кешеләре үз төркемнәрендә тавыш бирү юлы белән Сумзиннар(беренче фото)ясаган композицияне җиңүче дип таптылар.
Биредә яшәүчеләр теленә Городок дип кергән күп фатирлы йортлар территориясендә авыл клубы һәм "Веста" коллективы белән күңелле бәйрәм үтте.Аның мизгелләрен без төшергән видеорепортаждан күрерсез.Социаль челтәрләрдә бездән аерылмагыз..

Быел әлеге авыл җирлегендә "Ел кешесе" номинациясен булдырдылар.Мансур Ахметзин,үзмәшгуль,авыл җирлегенең карусыз ярдәмчесе.Авылда су,коммуналь челтәрләрдә берәр проблема чыкса ,ул төзәтә.Авыл кешеләре шундый алтын куллы кешенең үз араларында шундый кеше яшәве белән горурланалар.Әлеге үгезне дә ул ясаган

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/konovalovka-avylynda-sumzinnar-yasagan-figura-kompozitsiya-i-matury-dip-tabyldy

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International