Әлеге бүләккә ул хәйриячелек фондының проектында катнашкан өчен лаек булды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Газетабызның партнеры, якын дусты, Тупач авылының китапханәчесе Лилия Миңнеханова “БлагоДарение” фондының Рәхмәт хатына лаек булды
Хәйриячелек фондының президенты Фәрит Салихов имзалаган рәхмәт хатында:
- «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды Лилия Миңнехановага фондның “Теплые ножки – тепло от души” проектында актив катнашкан өчен рәхмәтен белдерә, - дип язылган.