Матур традиция буенча, Яңа ел бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы халкы гына түгел, хәтта Россия Федерациясе гражданнары да Минзәлә муниципаль районында "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаша.
Әлеге акция районда җиденче тапкыр уздырыла һәм аның колачы елдан-ел киңәя бара. Ноябрь ае дәвамында балалар үз хыяллары хакында Кыш Бабайга хатлар яздылар, ә "тылсымчы" Юлия Яппарова быел да әлеге акцияне оештырды.
Аның башлангычына шәхси эшмәкәрләр, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, гади шәһәр халкы да кушылды. Алар 46 гаиләдән булган 100 баланың хыялын чынга ашырды.