Бүген Минзәлә районы Мәдәният сараенда уку алдынгыларын һәм активистларны котладылар.
"Минзәлә районы алтын фондын" район башлыгы Айдар Сәлахов котлады: "Күпъеллык традиция буенча ел ахырында укуда зур уңышларга ирешкән балаларны тәбрикләргә җыелабыз. Гадәттә без бу вакыйганы театр бинасында билгеләп үтә идек. Әмма быел уку алдынгыларының, сәләтле балаларның саны арту сәбәпле, безгә анда урын да җитмәс иде. Уку алдынгылары санының артуы күңелле күренеш, бүген аларның саны 225 кә җиткән (бу әле активистларны исәпләмичә). Сез, уку алдынгылары, район дәрәҗәсен саклагыз, олимпиадаларда, мәдәни чараларда катнашыгыз, спорт белән шөгыльләнегез! Яңа ел белән сезне!