Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2020 елда мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә нәтиҗә чыгарды.
Ел башыннан депутатка 500гә якын гражданин мөрәҗәгать иткән, Яр Чаллы бер мандатлы округта һәм Д.А.Медведев Партиясе Рәисенең Казандагы төбәк иҗтимагый кабул итү пунктларында 33 кабул итү оештырылган.