Бүген, 28 декабрьдә, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашында узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Айдар Сәлахов бүләкләр тапшырды:
Күпъеллык фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Минзәлә районы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Сибгатуллина Фирдания Галимҗан кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан АССРның 100 еллыгына истәлекле билге һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:
1.Махасимова Екатерина Петровна - 1 нче урта мәктәпнең математика укытучысы;
2.Секунов Николай Сергеевич - «Гарант Плюс» ҖЧҖнең коммерция директоры;
3. Набиев Нурлыгаян Мулламөхәммәт улы.
4.Шәмсетдинова Светлана Александровна - Аю ФАП мөдире.
5.Петров Олег Иванович – «Олимп» Спорт мәктәбе тренеры.