Тәкермән хоккейчылары районара турнирда җиңделәр

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

Үткән ял көннәрендә Югары Тәкермән мәктәбенең боз кортында районара хоккей турниры үтте.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ.
Авыл фермеры Хәсәншиннар призына Тукай,Сарман,Минзәлә районнары авылларыннан берәр команда көч сынашты.Уеннар киеренке һәм кызыклы үтте.Караңгы төшү комачауламады,хоккей тартмасы кичен дә әйбәт яктыртыла.
Илфак Мәүҗиев,турнирны оештыручы:
-Заманында үзебез шулай боз катырып,кичләрен шунда вакыт үткәрә идек. Үзара көч сынашуларга үткән гасырның 90 еллар уртасында ук нигез салынды. Заманында Кадрәктән көчле команда килә иде. Балалар арасында Мөшегеләр көчле уйныйлар.
Бу турнирда авыл, район өчен уйнады.
Игътибар итегез,команда составында Илфакның ике малае уйнады,алар хәзер район боз сараенда тренерлар,судья статуслары да бар.
Тәкермән командасында  Илдар Асадуллин, Дамир Гараев, Илшат Биктимеров, Илгиз Мәүҗиев, Илдар Мәүҗиев, Риназ Ризванов, Шамил Дәүләтов, Раил Нәбиуллин, Ильяс Шайдуллин
Айдар Нәбиуллин, Мөнзил Муратов (капкачы) уйнады. Турнирда көчле уен күрсәтеп Югары Тәкермән егетләре җиңде.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/tkermn-khokkeychylary-rayonara-turnirda-idelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International