Хәнәфи Кәримов “Ел җитәкчесе-2020” исеменә лаек булды

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

Узган атнада Казан шәһәренең “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге тантанада бу конкурста җиңгән “Хуҗамәт ремонт механика заводы” ның генераль директоры Хәнәфи Кәримовны да бүләкләделәр. Аңа Диплом тапшырылды. “Ел җитәкчесе” исемен алуга икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды.

“Ел җитәкчесе” конкурсы-хезмәт коллективлары һәм аларның җитәкчеләренең Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек.

Хуҗамәт ремонт механика заводы быел 170 миллион сумнан артык товар җитештереп кулланучыларга озатты.  

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/khnfi-krimov-el-itkchese-2020-isemen-laek-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International